23 нче октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында “Нефтехим” ААҖ Синтетик Каучуклар заводының юбилее узды.
Шуларның иң мөһиме – паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. 26 октябрь көнне район ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарыбызга паспорт тапшырылды. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәр укучыга матур теләкләрен җиткезеп, укуда да, хезмәттә дә сынатмауларын, районыбызның чын патриотлары булып үсүләрен теләде.Яшь балтачлыларга киләчәктә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен телибез!
Бу айда Мөслим районы ГХАТ бүлегендә гадәти булмаган парлар кавышты. Хәлиуллиннар – Нияз һәм Эльвира – фамилиядәшләр. Кәләшкә фамилиясен алыштырасы булмый. Бу гаилә киләчәктә күп кенә яшь парлар өчен үрнәк булыр һәм туу турында таныклык алырга әллә ничә тапкыр килер дип ышанып калабыз.
24 октябрьдә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь әниләргә тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны район пенсия фонды җитәкчесе Г.Х.Ахметова котлады. Бу көн әниләрнең күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, музыкаль котлаулар яңгырады.
21 нче октябрь көнне Кама Аланындагы “Чулман-Су” мәдәният үзәгенең Йолалар залында 14 яшьлек үсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Актаныш районы Актаныш авылыннан сугыш ветераны Сагбиев Садри Сахби улы 95 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Чөнки шушы көн кәләшнең туган көненә туры килгән. Яшьләр Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә язылышачак.