ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлмәт муниципаль районының 120 артык егетләре һәм кызлары кулларына иң мөһим докумен алып Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнары статусына ия булдылар.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева катнашында брифинг булып узды.

2015 елның 27 октябрь көнендә Балык Бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Тыл ветераны Давлетова Фәһимә апага 95 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары  Люция Хаковна, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы һәм башка кунаклар. Фәһимә апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

26 октябрьда  Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Әлеге көндә 4 ул тәрбияләүче Ринат Рәдиф улы һәм Гөлназ Ирек кызы гаиләсендә көтеп алган кыз туды, аңа Сәфинә дигән исем бирелде. 

Кәләш кулында туй букеты урынына кечкенә шпиц токымылдагы эт-кыз, ә кияү кулында шул ук токымлы эт-малай иде. Бу кечкенә йомшак йомгаклар төсләре буенча да кияү белән кәләшне хәтерләтәләр. Әкрен биюдә кәләш белән кияү һәм аларның, кәләш әйтүенчә “тормыш чәчәкләре” дә катнаштылар.


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

      2015елның  26нче октябрендә Яр Чаллы шәһәрдә     ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 7 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Алексей Станислав улы Карпачёв – Станислав һәм Ольга Карпачёвлар  гаиләсендә туган икенче  бала.

Ниһаять, Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде – Кадырова Лилиана Айрат кызы! Лилиана – Айрат һәм Ләйсәннең беренче балалары. Бәләкәч сәламәт, тәүфикълы, акыллы кыз булып үссен һәм әти-әнисенә һәрвакыт шатлык –бәхетләр генә китереп торсын!

2015 елның 26 октябрь көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.

Октябрь аенда Тукай муниципаль районында “Супер әби” бәйгесе узды. Ярыш район күләмендә үткәрелде. Анда сигез әби көч сынашты. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләргә  лаек булдылар. Районның  ГХАТ бүлеге “оныкларга иң бай әби” номинациясен игълан итте. Аңа  12 оныгы, 12 оныкчыгы булган 79 яшьлек  Асия апа Хасанова лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International