ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
   Биектау районың “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы халкыбызның күркәм гадәт-йолаларының яңаруы өстендә күп эш алып бара. Шушы көннәрдә үзек мәданият йортында “Килен токмачы” конкурс-бәйрәм уздырылды. Экранда татар халкының туй йолалары турында фильм күрсәтелде.

29 октябрь көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Виктор Кузьмич һәм Людмила Михайловна Гусельщиковларның гаилә тормышы юбилее тантанасы булып узды. Алар “Вакыт үтәли мәхәббәт” юбилей альбомына үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Виктор Кузьмич белән Людмила Михайловнаны ихлас күңелдән алтын туйлары белән котлый. Аларга корычтай сәламәтлек, озын гомер телибез.

    ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Ютазы районында 60 ел бергә яшәүче  Виктор Максим улы һәм Таисия Василий кызы Дунаевлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Тормыш юлыннан озак еллар бергә атлаганда,бер-берсенә булган йөрәк җылысын аклап кала алган бу матур парга бүләк һәм чәчкә букеты тапшырылды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә  график буенча авыл җирлеге сәркәтибе  хезмәткәрләрен АИС ЗАГС WEB программасының яңа версиясендә эшләргә өйрәтү дәвам итә. Өстәмә өйрәнүнең максаты – сәркәтипләрне тиз арада программага ияләшүләре һәм ялгышсыз акт язмаларын тутырырга өйрәтү.


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 25 октябрь көнендә  ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Таҗиевлар Минсагит Имаметдин улы белән Римма Рәшид кызы гаиләсенең тууына 50 ел тулу уңае – Алтын туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 50 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәрендә рәсмиләштерәләр. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр.

Кайбыч районы мәдәният йортында республикада нәшер ителүче“Гаилә һәм мәктәп” журналының “Күркәм гаилә – 2015” Бөтенроссия күләмендәге проекты кысаларында оештырган, гаиләләргә дан җыр­лаучы бәйгесе үтте. Анда балалар үстерүдә үзләренә генә хас, буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары булган, эш-шөгыльләре, үзара мөнәсәбелән башкаларга үрнәк күрсәтердәй  гаиләләр катнашты.

Укучылар кияү һәм кәләш бүлмәсен карадылар, гариза үрнәкләре белән таныштылар, гаилә чараларына багышланган альбомны зур кызыксыну белән карадылар. Никахларны теркәү залында ГХАТ бүлеге  җитәкчесе укучыларга ГХАТ системасының тарихы турында сөйләде,  норматив документлар һәм  ГХАТ тарафыннан күрсәтелә торган электрон хезмәтләр белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

6 октябрь ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Тр мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Тр Хрби комиссариаты вәкилләре катнашында Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсеннән ТР Хәрби комиссариатка мәгълүматлар күчерү башкарылды.

Тукай районы хатын-кызлары – Екатерина Сәгыйтова белән Надежда Жилаева авырлы вакытларында, ягъни өченче балаларының дөньяга килгәнен көткәндә үзенчәлекле фотосессия оештырырга уйлаганнар. Әлеге чара, чыннан да, бик искиткеч һәм матур килеп чыккан. Гүзәл ханымнарның әлеге адымын олы яшьтә дә бала табарга куркырга кирәкмәгәнлеген аңлатулары да аерым игътибарга лаек.


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

27 нче октябрь көнне Минзәлә шәһәрендә урнашкан Балалар иҗат мәктәбендә, 20 укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Бу бәйрәмдә районыбыз прокуроры Ф.Э. Хафизов, миграция бүлеге җитәкчесе Г.А. Плотникова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П. Куприянова, шәһәребез җитәкчесе Е.Ф. Сысоева, мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International