Күптән түгел генә тыл ветераны Екатерина Сарсадских 90- яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мондый зур вакыйга белән котларга аны Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Миңнегөл Муллахмәтова килделәр. Кунаклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау хатларын, чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 12 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
Актаныш районы тыл ветераны Низамова Минненакия Сәхабетдин кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Аларның гаиләсе нәкъ менә ярты гасыр элек барлыкка килә, 1965 елның 20 октябрендә аларны ир белән хатын дип игълан итәләр. Бу көзге көн аларны тантаналы вакыйга белән сөендерә.
Азнакай ЗАГС бүлегендә Гыймаева Лена Мөхтәр кызы “Пар канатлар” клубында кавычак парларның әти -әниләре белән әңгәмә уздырды.Аларга ул үзенең киңәшләрен җиткерде.
29 нче октябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм 14 яше тулган РФ гражданнарына паспортлар тапшыру оештырылды.
2015 нче елның 29 нчы октябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды. Залда утыручы бәхетле гаиләләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова тәбрикләде, аларнын гомергә бергә мәхәббәттә, бәхеттә һәм куанычта яшәүләрен теләде.
Спас районы Болгар шәһәрендәге 1нче мәктәп базасында “Гаилә һәм мәктәп” ата–аналар клубының беренче утырышы булды.