Мамадыш районының язылышу залында Зур кызыл йөрәк бар. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланып, сугышка озаткан, сугыштан көткән яшь парларның, аналар, өлкәннәр, балалар мәхәббәтенең символы булып тора.
30 октябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Мемориалга чәчәкләр салу чарасы узды. Корбаннарның якты истәлеген саклап, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге тантанада катнашты. Ул дәвернең дәһшәтен беләбез һәм тарихны саклыйбыз... Күгебез һәрчак аяз булсын, бар җирдә тынычлык хөкем сөрсен!
Әлмәт муниципаль районында «Семьеведение» курсы кысаларында 2015 елның 29 октябрендә 7, 10, 11, 12, 13, 25-нче мәктәп укучылары ГХАТ идарәсе белгечләре белән очраштылар. Югары сыйныф укучылары ГХАТ идарәсе эшчәнлеге, архив фондында сакланучы актлар китаплары белән таныштылар, гаилә кодексы буенча кирәкле һәм мөһим мәгълумат алдылар.
Баулы ГХАТ бүлегендә октябрь аенда 27 бала туу турындагы акт теркәлде. Шулар арасында 12 малай һәм 15 кыз. Әти-әниләр кызларга София, Сафия и Софья, малайларга Ислам дигән исемнәрне еш кушалар. Иң сирәк исемнәр булып Аиша, Сумая, Алан, Фархат тора.
Ирле – хатынлы Севастьянов Петр Алексей улы һәм Анна Николай кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 30 октябрь көне корып җибәргәннәр. Севастьяновларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та алтын кешеләр.
Болгар шәһәрендә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп илле ел бергә яшәүче Хәтимә апа белән Мәүлетшәриф абый Гыймадиевларны белмәгән кеше юктыр. Алар өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныклары бар. Инде оныкчыклары да үсеп килә.
Һәр елны 30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне сәяси репрессияләрдә һәлак булган һәм җәфа чиккән кешеләр истәлегегенә, исән калганнар хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелә.
. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин атналык киңәшмәдә җитәкчеләр алдында бу мөһим мәсьәләне күтәреп, игътибарны гаиләләрне саклауга юнәлдерергә чакырды. Редакциябездә уздырылган түгәрәк өстәл артында белгечләр белән без дә элекке гаилә кыйммәтләрен ничек кайтарырга дигән сорауга җавап эзләдек.
2015 елның 29 октябрь көнендә Әдил исемле кечкенә егетне тантаналы рәвештә бабалар тудыру йортыннан алып чыктык.