2015 елның 3 ноябрь көнендә Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы уздырылды. Николай һәм Наталья баланың дөньяга килүен бик тә шатланып, зарыгып көтеп алдылар. Ата-ана ир балага Игорь исеме кушарга булдылар.
Тууны теркәү
2015 елның 10 ае эчендә 48040 туу турында акт төзелгән. Барлык туучылар санының 24123е – малай (50,2 %), 23917се – кыз (49,8 %).
02 ноябрьдә Мөслим район Советы вәкилләре, район ветераннар советы рәисе, Урәзмәт авыл җирлеге башлыгынан торган район делегациясе, Мөслим районы Чишмә авылында гомер итүче Миргаязова Халидә Әхмәтгали кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Октябрь азагында Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 1000 нче баланың тууы теркәлде. Ул балага Милана исеме куштылар. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре баланың әти-әнисенә уңышлар, бәхет, сәламәтлек теләделәр.
Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 19-22 октябрьдә Татарстан юстиция Министрлыгы тикшерүе үтте. Тикшерү барышында хаталар табылмады.
Николаевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга – бала туу шатлыгы. Николай белән Таисия бала туганчы ук сорау туды, балага нинди исем кушарга. Исем кушу бик җаваплы эш, исем киләчәктә баланың язмышын белдерә. Никитаны туу белән яшь әтине ГХАТ бүлегең баш белгече Гөлназ Хамматова котлады.