ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Мәдәният йортын файдалануга тапшыру тантанасына авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында  мәдәният йортының  бу җирлектә яшәүчеләрне бергә туплаучы, яшь  парларның никахларын , яна туган сабыйларны тантаналы төстә теркәү, гаилә юбилярларын котлау  кебек чаралар үткәрә торган, яшьләр бер-берсе белән очраша торган урын булуын әйтеп узды. Аның гөрләп торган мәдәни учакка әйләнәүен теләде.  


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 3 ноябрендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары –  50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Маргарита Ивановна һәм Геннадий Федорович Шалимовларны хөрмәтләделәр.

Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза, аллаһ бүләге дип саналды, һәм бу, әлбәттә, шулай. Чөнки бала тугач, ата-ана зур шатлык кичерә, әгәр берьюлы ике бала туса, хисләр икеләтә арта, бу уңай хисләр барлык туганнарга да күчә. Икеләтә проблемалар, икеләтә бәхет, икеләтә балалар уңышларына сөенү һәм балаларның һәрвакыт янында иң яхшы һәм якын дусты булачагына ышаныч барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе, фәнни-тикшеренү үзәге, фәннәр академиясе белән берлектә, туучылар санын арттыру максатыннан, авыл җирлегендә яшәүче ирләрдән сораштыру үткәрделәр: ни өчен өйләнмәүләре, киләчәккә планнары, авыл җирендә яшәргә калу-калмаулары.

3 ноябрь  көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Килди авыл җирлегендә  Васиннар  гаиләсе  Семен улы  Геннадий  һәм  Анатолий  кызы Людмиланың  55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен,  зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Блиновлар гаиләсен ихлас күңелдән бриллиант туйлары белән тәбрик итә!

Чакырылган кунаклар арасында профессиональ визажистлар, парикмахерлар, модельләр әзерләүчеләр дә бар иде. Кәләшләр дөрес итеп күлмәк сайларга, фотога төшәргә өйрәнделәр, бик күп файдалы киңәшләр ишеттеләр.

Алар 60 ел бергә гомер итәләр. 

Габдулла абый белән Галия апа дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтен тоеп яшиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International