Мөслим районында игезәкләр теркәлде

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Игезәкләр туу һәрвакыт могҗиза, аллаһ бүләге дип саналды, һәм бу, әлбәттә, шулай. Чөнки бала тугач, ата-ана зур шатлык кичерә, әгәр берьюлы ике бала туса, хисләр икеләтә арта, бу уңай хисләр барлык туганнарга да күчә. Икеләтә проблемалар, икеләтә бәхет, икеләтә балалар уңышларына сөенү һәм балаларның һәрвакыт янында иң яхшы һәм якын дусты булачагына ышаныч барлыкка килә.

2 ноябрь көнне Мөслим районы ГХАТ бүлегендә игезәк Аишә һәм Сәйдә Шәйхетдиновалар теркәлде. Аларны теркәргә бәхетле Рузилә әниләре килгән иде. Интернет чыганактан алынганча, Аишә исеме гарәп телендә "тормыш", "яшәүче", "тере" дигән сүзне белдерә. Кояшлы һәм нурлы кыз Аишә тулысынча исемен аклый. Бертуктаусыз уйлап табучы, шатлык белән бар тирәсендәге кешеләргә уртаклашырга сәләтле бала була ул. Аның янында илтифатсыз һәм тыныч калып булмый.

Сәйдә – гарәп исеме. Хәзерге вакытта ул үзенең "бәхетле" дигән мәгънәсе аркасында бик популярлашты. Бу кыз бөтен тормышы дәвамында игътибар үзәгендә булачак, мөстәкыйль куелган максатларына җитәчәк, тирә-юньдәгеләрне үзенчәлекле хатын-кызларга гына хас шарм белән әсир итәчәк.

Без чын күңелдән Шәйхетдиновлар гаиләсен бәләкәчләре туу белән котлыйбыз! Гаиләгезгә игелек, тынычлык һәм бәхет юлдаш булсын! Бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International