Ирле - хатынлы Шалимовларның алтын туйлары

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

2015 елның 3 ноябрендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары –  50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Маргарита Ивановна һәм Геннадий Федорович Шалимовларны хөрмәтләделәр.

Алтын туйларын билгеләп үтүче әлеге  гаиләнең матур бәйрәменә якыннары һәм туганнары җыелды. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны җылы сүзләр белән ихластан котлап, аларга изге теләкләрен ирештерде. Ул юбилярларның оныклары да  әби - бабайларыннан үрнәк алып, үз гаиләләрен дә алар үрнәгендә , тату. нык итеп төзерләр дигән ышаныч белдерде.

Ирле - хатынлы Шалимовлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар. Аларга “Совет да любовь” истәлек медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International