Мәдәният йортын файдалануга тапшыру тантанасына авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында мәдәният йортының бу җирлектә яшәүчеләрне бергә туплаучы, яшь парларның никахларын , яна туган сабыйларны тантаналы төстә теркәү, гаилә юбилярларын котлау кебек чаралар үткәрә торган, яшьләр бер-берсе белән очраша торган урын булуын әйтеп узды. Аның гөрләп торган мәдәни учакка әйләнәүен теләде.
Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова әйтеп узганча, бу ике катлы бинада почта, саклык банкы, ветераннар Советы авыл җирлеге, китапханә, полициянең участок уполномоченные бүлмәсе дә урнашкан.
Мәдәният йорты ачылу тантанасы җырлар белән бергә үрелеп барды. Ульянковоның талантлы кызы Дарья Стерякова да «Ворожея» ансамбле белән кайткан иде. Репертуарларында рус телендәге җырлар гына түгел, татар җырлары да бар. Тамашачыларның зур күпчелеге руслар булса да, татарча җырлауларына да гөрләтеп кул чаптылар. Кайбычта халыклар дуслыгы, толерантлыкның матур үрнәге бу.