Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 200 нче балага туу турында таныклык бирелде. Ленар һәм Ландыш Мингазовлар гаиләсендә өченче бала туды. Гаиләдә инде ике ул үсеп килә. Балага әти-әниләр Самир исеме кушты.
2015 елның 16 октябрендә “Казан дәүләт мәдәният институты” концертлар залында 2 нче республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Биредә җыелучылар гаилә кыйммәтләрен саклау турында фикер алыштылар.
Шушы көннәрдә аны әлеге зур вакыйга белән Биектау муниципаль районы һәм Мәмдәл авыл җирлеге җитәкчеләре котлады.
Юбилярга Россия Президенты В.В.Путиның котлау открыткасы тапшырылды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре хөрмәтле авылдашларын чыгышлары белән сөендерделәр.
Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2015 елдың 17 октябрендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар.
Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә хәйрия акциясе дәвам итә. Яшь гаилә Кайзер чит кешеләренең кайгыларына тыныч кына кала алмадылар, авыр чир белән чирләүче балалар фондына үзләренен өлешләрен керттеләр.
Узган атнада, гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә Хәлимә Галимуллина янына район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Нияз Мортазин, Иске Җөри авылы җирлеге башлыгы Раил Мараков юбилярга изге теләкләрен җиткереп, тыныч картлык теләде.