Шушы көннәрдә аны әлеге зур вакыйга белән Биектау муниципаль районы һәм Мәмдәл авыл җирлеге җитәкчеләре котлады.
Юбилярга Россия Президенты В.В.Путиның котлау открыткасы тапшырылды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре хөрмәтле авылдашларын чыгышлары белән сөендерделәр.
Рәшидә Җәләли кызының тормышы җиңеләрдән булмаган. Сугыш чорында ул урман кискән, тимер юлда эшләгән. Ул - тыл хезмәтчәне. Тыныч чорда колхозда хезмәт куйган. Бүгенге көндә ул “Өмет” халыкка соөиаль хезмәт күрсәтү Үзәгеннең социаль һәм медицина хезмәткәрләре Нурдилә Шәмсетдинова белән Элла Гайнуллина кайгыртуында яши.