16 октябрь көнне Түбән Кама Муниципаль районының ГХАТ идарәсендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. Бу юлы Россия Федерациясенең тулы хокуклы вәкиле итеп 10 яшүсмер игълан ителде.
2015 елның гыйнвар – сентябрь айларында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районында 1048 бала туган. Аларның 536сы малай булса, 512се – кыз. Икеләтә шатлык исә 10 гаиләгә килгән, 2015 елда нәкъ шуның кадәрле игезәкләр дөньяга килгән. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә ныклы сәламәтлек һәм зур бәхет тели.
16 октябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның бишенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Ивановлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Елизавета һәм Софья дигән исемнәр бирделәр.
Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге коллективы бүлек начальнигы Илвира Сәгъдиеваны ихлас күңелдән Халыкара Босс көне – төрле дәрәҗәдәге коллектив җитәкчеләренең һөнәри бәйрәме белән котлый. Җитәкче – ул кораб. Бары уңайга исә торган җил җилкәннәребезне тутырсын, ә ураган-давыллар максатка бару юлында комачаулык итмәсен! Безнең тату коллективыбыз исә Сезне беркайчан да сынатмас.
2015 елнын16 октябрь конендэ Саба районы Югары Шытсу авылында яшәүче Рәхимә Шакирҗанова 90 яшьлек юбилеен каршылады. Рәхимә әбине котларга район җитәкчелеге, җирле үзидарә башлыгы килгән иде. Рәхимә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Казан гаилә үзәгенең кунаклары: шәһәрдә яшәүчеләр, төрле Россия үзәкләреннән һәм бөтендөнья туристлары.
2015 елның 15 октябрь көнендә Азнакай ЗАГС бүлегендә җиденче класстагы укучылар белән очрашу үтте(режиссер группылары белән берлектә), “Хокук Һәм тормыш”, “Исемгә хокук” дигән темага фильм төшерәләр.
ЗАГС бүлегең баш белгече Шакирова Светлана Марс кызы аларга әңгәмә оештырды.
Көн тәртибенә 8 сорау куелган иде. Иң мөһиме һәм кызыклысы ГХАТ бүгеге җитәкчесе Ф.С.Әхмәтшинаның чыгышы булды. Ул үзенең чыгышында узган елга йомгак ясады и киләчәккә куелган планнар белән таныштырды.
Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идәрәсе хезмәткәренә Агалямова Расимә Газиз кызына 55 яшь тулды. Аны ГХАТ идәрәсе башлыгы Равиля Гильмет кызы Зарипова һәм хезмәттәшләре котлады.