16 октябрь көнне Түбән Кама Муниципаль районының ГХАТ идарәсендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. Бу юлы Россия Федерациясенең тулы хокуклы вәкиле итеп 10 яшүсмер игълан ителде.
Зур әһәмияткә ия булган выкыйгада яшьләр генә түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Паспорт тапшыру вазыйфасын Түбән Кама шәһәренең ТР буенча Россия Федераль Миграцион служба идарәсе бүлеге белгече Гөлназ Шаһпазова башкарды. Түбән Кама шәһәренең балалар йорты директоры Юлия Кривенцова үсмерләрне тәбрикләп, киләчәктә үз илләренең лаеклы гражданнары булсыннар иде дигән теләк белдерде.