Зәй муниципаль районында “Сәүдәгәр йортында туй” проекты дәвам итә

2015 елның 16 октябре, җомга

 Зәй муниципаль районында ГХАТ бүлеге һәм музей хемәткәрләре берлектә “Сәүдәгәр йортында туй” дигән проект өстендә бүгенге көндә дә тыгыз элемтәдә эшли. Яшь парлар һәм аларның кунаклары ГХАТ бүлегендә язылышу тантанасы тәмамлану белән Зәй музеены баралар. Музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган “Сәүдәгәр йортында туй” дип исемләнгән театр постановкасын карыйлар. Бу проект кыссаларында яшь парлар тарихи туй йолаларына, элекеге киемнәргә багышланган күргәзмә белән танышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International