16 октябрь көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның бишенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Ивановлар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Елизавета һәм Софья дигән исемнәр бирделәр.