2015 елның гыйнвар – сентябрь айларында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районында 1048 бала туган. Аларның 536сы малай булса, 512се – кыз. Икеләтә шатлык исә 10 гаиләгә килгән, 2015 елда нәкъ шуның кадәрле игезәкләр дөньяга килгән. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә ныклы сәламәтлек һәм зур бәхет тели.