Елның 1 нче таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Виктория Березина.
Гаиләдә икенче бала булып туган баһадир кыз – 3150 гр. авырлыкта, буе 51 -см. 7 яшьлек апасы Дарья өчен ул көтеп алынган сеңел.
1 гыйнварда Бөек Ватан сугышында катнашкан Хантимир Хөрмәтов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга социаль сораулар буенча райисполком башлыгы урынбасары Людмила Рыбакова котларга килгән иде. Хантимир абыйга ул Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырды. Хантимир абый сугышта катнашып бик күп медальләр яулаган.
Хәсән абый 1926 елнын 1 нче гыйнварында Мөслим районы Исәнсеф авылында Камалетдинов Насретдин гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе бик каты авыру сәбәпле, шул ук елның февраль аенда Минзәлә районы Куян авылында яшәүче Нигъмәтулла улы Гатаулла гаиләсенә асрамага бирәләр.
Бәйрәм «Золушкада кунакта» әкияте буенча барды. Балалар Золушка белән вальс биеделәр, бик теләп Кыш бабайга тылсымлы таягын Убырлы карчык һәм Шүрәледән алырга ярдәм иттеләр. Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, матур итеп төрле биюләр башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Ахырдан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Анатолий Дмитрий улы 27 ел эчке эшләр министрлыгы органнарында эшләп отставкага чыкты һәм "майор эчке-хезмәт полковнигы” званиясе алды. Вера Борискызы хезмәт эшчәнлеген районның почта ящике № 735 башлап контролера вазыйфасында, аннан күчте эшләргә заводы радиокомпонентов мастер, пенсиягә чыкканчы эшләде ААҖ "Теплоконтроль" вазифасында өлкән контроль осталары.
29 декабрь көнне сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән Шәриповка 90 яшь тулу уңаеннан Мөслим район үзәгендә юбилей кичәсе үткәрелде. Әхсән Әмировичка район башлыгы Рамил Муллин РФ Президентының котлавын һәм район хакимияте бүләкләрен тапшырды. Ветеранны чордашлары, дуслары, туганнары тәбрикләде, "Сүнмәс дәрт" клубы ветераннары матур җырларын бүләк итте.
Ютазы районы Ютазы авыл җирлеге хезмәткәрләре алтын юбиляр- Гарифуллиннар гаиләсен котладылар. Расиха апа һәм Ринат абый 50 ел элек Яңа ел алдыннан никахларын теркәгәннәр һәм 50 ел инде күп еллар кулга-кул тотынышып матур тормыш корып яшиләр.
31 декабрь көнне һәрбер сабыйның, һәрбер олкән кешенең дә күҗеле могҗиза көтә.
Бу көнне һәрбер кеше бер-берсенә бәхет тели.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен Яңа елга бизәү бәйгесенең “кече бюджет предприятияләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшинага котлауларны һәм Рәхмәт хатын район Башлыгы Анатолий Иванов үзе тапшырды.
30 декабрьдә район ЗАГС бүлегендә узып баручы 2015 елның соңгы – 268нче пары теркәлде. Буа никахлары тарихына бу көнне Норлат авылында яшәүче 24 яшьлек Владислав Демин белән шәһәрдән 20 яшьлек Анна Белоногованың исемнәре язылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева аларны ир белән хатын дип игълан иткәннән соң, яшь гаиләне Кыш бабай белән Кар кызы, әти-әниләре, туганнары, дуслары тәбрикләделәр. Район башкарма комитетеының эшләр буенча идарәчесе Миләүшә Юнысова теләкләрен җиткереп, традиция буенча район Советы исеменнән Деминнарга бүләк тапшырды.