Бәйрәм «Золушкада кунакта» әкияте буенча барды. Балалар Золушка белән вальс биеделәр, бик теләп Кыш бабайга тылсымлы таягын Убырлы карчык һәм Шүрәледән алырга ярдәм иттеләр. Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, матур итеп төрле биюләр башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Ахырдан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Бәйрәм кичәсенә ямь өстәп, Шәмәрдәннең “Ашлык кабул итү предприятиесеннән күп кенә бүләкләр төяп Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, бергәләп чыршы тирәли җырлап әйләнделәр. Кичәдән һәркем канәгать калды.