ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

   26 декабрь көнне безнең ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле теркәү булып узды. Эш шунда ки, яшь парлар Нияз һәм Гөлнар Халиловларның Туган көннәре бер үк көндә. Өстәвенә, безнең ГХАТ бүлегенең бу 147нче пары 2015 елның яшь парлар эстафетасын тәмамлый! Әлеге гүзәл пар якын киләчәктә матур гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәге булыр дип ышанасы килә.

Узып баручы соңгы сәгатьләре ел "Казан" гаилә Үзәгендә, язмышларын теркәде 17 пар. Соңгы пар узып баручы елның булды Нурмухаметов Тимур һәм Субаева Адел. Аларның исемнәре мактау китабына кертелде "Казан" гаилә Үзәге.  "Казан" гаилә Үзәге исеменнән яшьләргә таныклык тапшырдылар. Барлык яшь парларга истәлекле фотомагнитлар бирелде.

Үтеп баручы елның соңгы көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре интернатта яшәүче балалар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. балаларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхет, шатлыклар теләде. Балалар үз чиратында үзләренең уңышлары, планнары, хыяллары белән уртаклаштылар һәм теләкләрен тормышка ашырган өчен бик рәхмәтле булып калдылар.

     Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Хасаншиннар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрең алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп Садик абый белән Халима апа 60 ел бергә матур, тату иткәннәр.

Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый, апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар.

2015 елның 31 декабрендә Баулы  муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде.  Яшьләр Кыш Бабайдан да котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның февраль аеннан “Ел белгече” конкурсы башланып китте.

Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә ел саен декабрь башында “Яңа елгы теләк шары” дип исемләнгән бәйрәм акциясе старт ала.

Яңа ел алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә традицион рәвештә өйләнешүчеләр арасында үткәрелә торган «Гаилә бәхете муенсасы»  дип исемләнгән яңа ел акциясе, быел 29 нчы декаберендә тәмамланды.

Шәһәребездә игезәк Мәликә белән Ләйсән Йосыповлар тудылар. Ата-анасы Фәрит һәм Сафия Яңа ел алдындан, төп чыршы янында, котлаулар һәм шәһәр башлыгы Шәйдуллин Марсель кулындан “Туу турында таныклык” белән истәлекле бүләкләр алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International