Үтеп баручы елның соңгы көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре интернатта яшәүче балалар белән очраштылар. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. балаларны Яңа ел белән котлап, аларга сәламәтлек, бәхет, шатлыклар теләде. Балалар үз чиратында үзләренең уңышлары, планнары, хыяллары белән уртаклаштылар һәм теләкләрен тормышка ашырган өчен бик рәхмәтле булып калдылар.