Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең Яңа ел чыршысы «Гаилә бәхете муенсасы» белән бизәлде

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә традицион рәвештә өйләнешүчеләр арасында үткәрелә торган «Гаилә бәхете муенсасы»  дип исемләнгән яңа ел акциясе, быел 29 нчы декаберендә тәмамланды.

Муенса «мәхәббәт мәрҗән бөртекләренннән» тора, бу яшь парларның беренче уртак иҗади эшләре. 2015 нче елның "Муенсасы" алдагы елларның муенсаларыннан аерылды һәм быел ул 50дән артык «мәхәббәт мәрҗән бөртекләренннән» торды. «Мәхәббәт мәрҗән бөртекләрен» бизәүдә яшь парлар бисерга, төрле ташларга, чәчәкләргә, зур өстенлек бирделәр.

Бу матур акцияне «Гаилә бәхете муенсасына» үзләренең «Мәхәббәт мәрҗән бөртекләрен» ясаган һәм быел соңгы булып никахлашкан яшь парлар Рөстәм һәм Динара Шайдуллиннар гаиләсе бетерде. Никах тантанасы узгач, алар Яңа ел чыршысын «Гаилә бәхете муенсасы» белән бизәделәр. ГХАТ Идарәсе һәр яшь парларга яңа ел акциясендә катнашкан һәм мәхәббәт Сараена бүләк иткән күңел җылылыгы өчен рәхмәт сүзләрен белдерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International