Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә “Ел белгече” профессиональ конкурсы тәмамланды

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның февраль аеннан “Ел белгече” конкурсы башланып китте.

Иң яхшы белгечне билгеләү өчен махсус рейтинг таблица төзелде, белгечнең уңай һәм тизкәре якларын ачыклау, дәрәҗәсен һәм уңышларын билгеләү өчен “башкару дисиплинасы”, “актлар теркәү язмалары сыйфаты” кебек төп критерияләр билгеләнде.

29 нчы декабрь көнне Никахлашу Сараенда конкурска нәтиҗәләр ясалды. Югары балга ия булган, Түбән Каманың ГХАТ Идарәсенең иң яхшы белгече дип Венера Нуриева билгеләнде.

ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина, җиңүчегә котлау сүзләрен әйтте  һәм диплом белән “Ел белгече” бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International