Олы хөрмәт, дан казанган абый-апаларны Яңа ел белән котладылар

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Районыбызда дан, олы хөрмәт казанган абый, апаларыбыз бихисап безнең. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. 26 нчы декабрьдә, якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы ветеранары, хезмәт елларында дәрәҗәле исемгә лаек булучылар, 50, 55, 60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар, авыл имамнары белән очрашты. Бәйрәм иртәдән үк күтәренке рухта башланып китте. Бәйрәмгә килүче һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызлары каршылады. Алар быел аеруча да күп иде. Кунакларга кайнар чәй, тәм-томнар тәкъдим ителде.

Райондашларыбызны хөрмәтләп бу чарага башкаладан да шактый кунаклар кайтты. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Министрлар кабинетының аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан Федераль университеты ректоры, депутатыбыз Илшат Гафуров, “Ак Барс“ холдинг компаниясе“ генераль директоры Иван Егоров, “Ак барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев иң изге теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International