ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 30 декабрь аенда китәчәк елның сонгы парын Шигапов Альберт Азат улын һәм Аксана Расим кызын Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләде. Әкият персонажлары белән фотога төштеләр.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

5,8,9 гыйнварда Казан ГХАТ Идарәсенең Идел буе бүлеге 9:00 дән 15:00 сәг. кадәр эшли;

6,8,9 гыйнварда ГХАТ Идарәсе һәм “Казан” гаилә үзәге 9:00 дән 15:00 сәг. кадәр эшли;

31 декабрь – айның соңгы көне буларак кабул итү 8:00 дән 12:00 сәг. кадәр, дип хәбәр итә Казан ГХАТ идарәсе.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 18 нче декабрь көнне ГХАТ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрендә, Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган уникаль фотокүргәзмә ачылды. Анда ГХАТ Идарәсенең "алтын" фондыннан тәкъдим ителгән эксклюзив кадрлар, шәһәр тормышыннан мөһим вакыйгалар күрсәтелгән.

Нина Алексеевна белән Иван Артамоновларның гаилә корып яши башлауларына илле ел тулды. Спас районы Приволжск поселогында яшәуче бу тату, бердәм гаилә һәркемгә үрнәк булырлык . Бары тик бәхетле парлар гына ярты гасыр буе гаилә учагының җылысын саклап яши ала, диюләре хак икән.

Һәрберебез Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтә, нәкъ шул вакытта теләкләр тормышка аша. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы буенча “ Кыш бабайга ярдәм ит “ акциясе башланды, балалар үз хатларын шәһәр буенча урнаштырылган “ Кыш бабай почтасы” дигән махсус тартмаларга салып барды.

Бүген Муса Җәлил мәдәният йортында  ел нәтиҗәләре чыгаруга быгышланган тантаналы чара узды. Узып баручы ел нәтиҗәләре белән район башлыгы Рамил Гатиятуллин чыгыш ясады, 2015 елда казанган уңышлар белән таныштырды. Яңа ел белән котлаганнан соң Рамил Хәкимулла улы  бүләкләүгә күчте. Бүләкләнүчеләр арасында Поповка авыл җирлеге секретаре Екатерина Попова да бар иде. Аңа ГХАТ идәрәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Яңа ел алдыннан Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлмәт муниципаль районының 60 егет һәм кызлары кулларына иң мөһим документ алып Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнары статусына ия булдылар.

Николай Ивановичны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлап,  узенең рәхмәт хаты белән бүләген һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Тәбрикләү мизгелләрендэ район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.А. Шакиров, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.З. Гайнуллина да катнаштылар. Алар юбилярга исәнлек-саулык, оптимистик рух, картлыгың тыныч булып, балалар, оныклар кадер-хөрмәтен тоеп яшәүен теләделәр.

Нурлат  муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парлар һәм барлык теләүчеләр “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә  даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.

2015 елның декабрендә 4380 сум акча шушы фондка күчерелде.

ГХАТ бүлеге башлыгы аларны никахлашулары белән генә түгел туган көне белән дә котлап истәлекле бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International