Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 18 нче декабрь көнне ГХАТ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрендә, Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган уникаль фотокүргәзмә ачылды. Анда ГХАТ Идарәсенең "алтын" фондыннан тәкъдим ителгән эксклюзив кадрлар, шәһәр тормышыннан мөһим вакыйгалар күрсәтелгән.
Рәсемнәр галереясының 50 фотосурәте Түбән Каманың формалашуы һәм яңа төзүчеләрнең никах теркәү тантаналары турында сөйли.
Бу фотокүргәзмә белән ГХАТ Идарәсенә килгән кунаклар, мәктәп һәм лицей укучылары танышырга инде өлгергән.