Әлмәт муниципаль районында “ Кыш бабайга ярдәм ит “ акциясе

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе

Һәрберебез Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтә, нәкъ шул вакытта теләкләр тормышка аша. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы буенча “ Кыш бабайга ярдәм ит “ акциясе башланды, балалар үз хатларын шәһәр буенча урнаштырылган “ Кыш бабай почтасы” дигән махсус тартмаларга салып барды.

          Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның ярдәмчеләре почтаны ачып нәни дусларының теләкләрен үтәргә тотындылар. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе бу акциядә актив катнашты. Иң беренче бүләкне Садыкова Камилла алды. Ул Кыш бабайдан текә яңа ел бүреген һәм кәнфитләр сораган. Кыш бабай ярдәмчесе ролендә килгән ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы Камиллага иң изге теләкләр белән көтелгән бүләкләрен тапшырды.

          Шуннан соң барысы да Никита исемле малайга киттеләр һәм зур ак аю үзенең хуҗасы кулларына тоттырылды Никита бик ачык күңелле малай булып чыкты, үзенең планнары, хыяллары белән уртаклашты һәм теләген тормышка ашыруына бик рәхмәтле булып калды.

          Яңа еллар белән! Барлык хыяллар чынга ашсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International