Яңа ел алдыннан Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә паспортлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Әлмәт муниципаль районының 60 егет һәм кызлары кулларына иң мөһим документ алып Россия Федерациясенең тулыхокуклы гражданнары статусына ия булдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин яшь гражданнарны котлап, егетләрнең 18 яшьләре тулуга төп бурычларның берсе булып ватанны саклау икәнлеген һәм алар бу бурычны намус белән үтәргә тиеш дип әйтеп үтте.
Тантана сәбәпчеләренә бик күп теләкләр яңгырады, алар хөрмәтенә концерт программасы оештырылды.