Мөслим районы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле язылышу

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

   26 декабрь көнне безнең ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле теркәү булып узды. Эш шунда ки, яшь парлар Нияз һәм Гөлнар Халиловларның Туган көннәре бер үк көндә. Өстәвенә, безнең ГХАТ бүлегенең бу 147нче пары 2015 елның яшь парлар эстафетасын тәмамлый! Әлеге гүзәл пар якын киләчәктә матур гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәге булыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International