31 декабрь көнне һәрбер сабыйның, һәрбер олкән кешенең дә күҗеле могҗиза көтә.
Бу көнне һәрбер кеше бер-берсенә бәхет тели.
Балык Бистәсе районында 31 көнне инде матур традициягә әйләнгән күп кыш бабайлар үзләренең кар кызлары белән районыбызның үзәк урамыннан парадта үтәләр. Районыбызның һәрбер оешмасы үзләреннән кыш бабай һәм кар кызын тәкъдим итеп, матур бәйрәм оештырыла. Бу елны районыбызның Башкарма комитеты исеменнән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина кар кызы, ә кыш бабай ‑ архив бүлеге җитәкчесе Фәрит Хасанов булдылар. Матур чылбыр ясап, районыбызның үзәк урамыннан бик күп кыш бабай һәм кар кызлары, балыкбистәлеләренә бәхет теләп, уздылар.
Бүгенге зәмхәрир суыкка карамыйча, үзәктә бик күп балыкбистәлеләр җыелган иде. Районыбыз җитәкчеләре тарафыннан мондый күңелле чаралар үткәрелүе бик күңелле хәл! Бүген генә түгел, елның һәрбер көнендә дә бәйрәм керсен һәр йортка!