29 декабрь көнне сугыш һәм хезмәт ветераны Әхсән Шәриповка 90 яшь тулу уңаеннан Мөслим район үзәгендә юбилей кичәсе үткәрелде. Әхсән Әмировичка район башлыгы Рамил Муллин РФ Президентының котлавын һәм район хакимияте бүләкләрен тапшырды. Ветеранны чордашлары, дуслары, туганнары тәбрикләде, "Сүнмәс дәрт" клубы ветераннары матур җырларын бүләк итте.