Хәсән абый 1926 елнын 1 нче гыйнварында Мөслим районы Исәнсеф авылында Камалетдинов Насретдин гаиләсендә дөньяга килә. Әнисе бик каты авыру сәбәпле, шул ук елның февраль аенда Минзәлә районы Куян авылында яшәүче Нигъмәтулла улы Гатаулла гаиләсенә асрамага бирәләр. 1932-1936 Куян авылы башлангыч мәктәбендә, 1936-1938 елларда Бикбау тулы булмаган урта мәктәбендә белем ала. 1938-1941 елларда укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам итә. 1941 елның көзендә Урыс авылы башлангыч сыйныф укытучысы һәм мәктәп директоры булып эшли башлый. 1943 елда Ватанны сакларга дип Хәрби хезмәткә китә. Кара диңгез флотының элемтәчеләр мәктәбен тәмамлый. 1949 елга кадәр Хәрби хезмәттә була. 1951 елның апрель аенда Гөлҗәннәт апа белән кавышалар. Пар канат булып яшәүләренә апрель аенда 65 ел була. 1954 елда Пермь якларыннан Куян авылына күчеп кайталар. 1957 елда Аю авылына күчеп киләләр. 1966-1974 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих филология факультетын тәмамлый. Мәгариф өлкәсендә 35 ел хезмәт куеп, шуның 17 елын - мәктәп директоры булып хезмәттәшләре, авылдашлары арасында зур хөрмәт казанды Хасанҗан абый. Гөлҗәннәт апа белән 4 бала үстереп, барысына да югары белем бирделәр.