Яңа 2016 елның беренче көнендә Хөрмәтовлар гаиләсендә зур вакыйга булды

2016 елның 1 гыйнвары, җомга

1 гыйнварда Бөек Ватан сугышында катнашкан Хантимир Хөрмәтов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга социаль сораулар буенча райисполком башлыгы урынбасары Людмила Рыбакова котларга килгән иде. Хантимир абыйга ул Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән бүләкләр тапшырды. Хантимир абый сугышта катнашып бик күп медальләр яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International