Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территриясен Яңа елга бизәү бәйгесенең “кече бюджет предприятияләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

        Мамадыш районы ГХАТ бүлеге коллективы биналарны һәм аның территориясен Яңа елга бизәү бәйгесенең “кече бюджет предприятияләре” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшинага котлауларны һәм Рәхмәт хатын район Башлыгы Анатолий Иванов үзе тапшырды.

    Ел саен клиентларны һәм үтеп баручыларны бүлек хезмәткәрләре куллары белән ясалган әкияти матур кар сыннары каршы ала. Быел яхшы кәефне 2016-нчы ел хуҗалары парлы маймыллар биреп торачак. Алар ГХАТ бүлегеннән Тантаналы рәвештә Ана капиталына сертификат алып чыгалар, ә инде скәмиядә аларның чыгуын сабыр гына балалары нәни-маймыллар көтеп тора. Шулай ук, Яңа ел белән котларга килгән 50 ел бергә гомер иткән ,  алтын юбилярларыбыз Әби бабай белән дә узып баручыларны каршы ала. Ә инде бина каршында бүлектән чыгып баручыларны ләкләк кошы тора. Ул инде безнең яшь парларыбызга, һәм гомумән барлык парларга, бөек могҗиза көткән гаиләләргә, өйләренә ләкләк кошы  бер тапкыр гына килмәсен дигән теләктә калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International