2016 нчы елның 2 январенда Гудковлар гаиләсендә ,быелгы елның беренче сабые, Александра исемле кызлары дөньяга аваз салды. 6 январь, больницадан чыгару көнендә бәхетле ата-ана Ирина һәм Алексейны кызлары тууы белән туганнары һәм якыннары гына котлап калмадылар.
Бу бәхетлеләр – Нурмиев Ленар Илдар улы һәм Закирова Фәнзилә Хайдәр кызы иде. Без чын йөрәктән котлыйбыз аларны шушы күркәм вакыйга белән. Сезгә нык гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар, Яңа 2016 елда!
Яңа елның 5 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы ЗАГС бүлегендә күп балалы Ринат һәм Мария Булатовлар гаиләсендә тузызынчы булып дөньяга килгән ир баланы теркәү уздырылды. Хәзер гаиләдә дүрт кыз һәм , яңа туган Давидны да кушып, биш малай үсә. Яңа туган баланың әти-әнисен ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева котлады һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
2016 нче ел 11 гыйнварыннан үлүнең рәсми рәвештә бары тик күпфункцияле үзәктә һәм Арча зыяратында теркәләячәк.
Иң күп бирелгән исемнәр арасында малайларга - Артём, Матвей, Тимур, Никита, Кирилл, Әмир, Артур, Богдан, Дмитрий, Максим, Александр, Даниил исемнәре, ә кызларга Дарья, Виктория, Анастасия, Ксения, Самирә, Алинә, Әминә, Азалия, Мария, Милана, Полина, Алисә. Сирәк очрый торган исемнәр арасында – Аветик, Айдан, Алисултан, Аполлон, Гордей, Давуд, Еремей, Ирсай, Азалина, Алиана, Анэлия, Джулианна, Дильназа, Иллария, Иоланта исемнәре бирелде.
Беренче гыйнварьдә 01:30 сәгатьттә Түбән Каманың балалалар тудыру йортында, Исанаевлар гаиләсендә икенче бала булып һәм Түбән Кама шәһәрендә 2016 нчы елда беренче булып туган бала – малай булды.
Камилә һәм Яхья Мөхәммәтҗановлар 4 январь көнне үзләренең гаилә коруларына 60еллык юбилеын уздырдылар. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Әтнә муниципаль районының Күшәр авылында яшиләр. Камилә Мөхәммәтҗанова мәктәптә балалар укыткан, ә тормыш иптәше колхозда машина йөртүче булып эшләгән. Хөрмәткә лаеклы балалар үстергәннәр. Оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләүдә катнашалар. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе үрнәк гаилә дип санала һәм бик зур хөрмәткә лаек.
Баулыда сугыш ветераны Гыймазетдин Ямалетдинов 90 яшен билгеләп үтте.
2016 елның 3 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган баланы теркәделәр. 1 гыйнварда Айдар һәм Алсу Мухамадиевлар гаиләсендә икенче уллары Әмин туды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле әтине ихлас котлады һәм баланың беренче документын- туу турында таныклык тапшырды.
Узган елны озатып, яңа елны да каршы алабыз! Нәтиҗәләр ясап, бүгеннән ак кәгазь битендә яңа эзләр языла башлый.
Ел дәвамында күпме бәхетле парларны олы тормыш юлына озатып, бәхет телисе; тәүге кат сабыйның якты доньяга аваз салуы, яисә тагын бер бәхетле сабыйның тууы белән тәбрик итәселәр алда әле. Инде якыннарын югалтканнарны җылы сүз белән юату да булмый калмас. Яңа ел шатлык-сөенечләрне күбрәк алып килсен, моң-сагышларга юл бирмәсен иде дип телисе килә.