Ак кәгазь битендә яңа эзләр языла

2016 елның 2 гыйнвары, шимбә

Узган елны озатып, яңа елны да каршы алабыз! Нәтиҗәләр ясап, бүгеннән ак кәгазь битендә яңа эзләр языла башлый.

Ел дәвамында күпме бәхетле парларны олы тормыш юлына озатып, бәхет телисе; тәүге кат сабыйның якты доньяга аваз салуы, яисә тагын бер бәхетле сабыйның тууы белән тәбрик итәселәр алда әле. Инде якыннарын югалтканнарны җылы сүз белән юату да булмый калмас. Яңа ел шатлык-сөенечләрне күбрәк алып килсен, моң-сагышларга юл бирмәсен иде дип телисе килә.

Балык бистәсе районының ГХАТ бүлегендә 2 гыйнвар көнне бәхетле гаилә төзегән пар да бар. Ул ‑ Равил белән Гөлнара Мөхетдиновлар.

Ихлас йөрәктән матур парны тәбрик итәбез! Барыр юлларыгыз кию, мәхәббәтегез үзегезгә тиң, хыялларыгыз канатлы булсын! Тәүге адымыгыз җиңел булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International