Беренче гыйнварьдә 01:30 сәгатьттә Түбән Каманың балалалар тудыру йортында, Исанаевлар гаиләсендә икенче бала булып һәм Түбән Кама шәһәрендә 2016 нчы елда беренче булып туган бала – малай булды.
Баһадир баланың буе 54 сантиметр һәм авырлыгы 3730 грамм тәшкил итә. Әти-әнисе Алсу һәм Айдар Исанаевлар улларына Арслан исемен бирделәр, ул төрки теленнән "Арыслан" дигәнне аңлата.
2016 елның 4 нче гыйнварендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2016 нчы елның беренче Түбән Кама яшәүчесенә Исанаев Арслан Айдар улына туу турында акт язылуы төзелде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Арсланга илебезнең лаеклы гражданины һәм сау-сәламәт бала булып үсәргә теләдәр.