Камилә һәм Яхья Мөхәммәтҗановлар 4 январь көнне үзләренең гаилә коруларына 60еллык юбилеын уздырдылар. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Әтнә муниципаль районының Күшәр авылында яшиләр. Камилә Мөхәммәтҗанова мәктәптә балалар укыткан, ә тормыш иптәше колхозда машина йөртүче булып эшләгән. Хөрмәткә лаеклы балалар үстергәннәр. Оныклар һәм оныкчыклар тәрбияләүдә катнашалар. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе үрнәк гаилә дип санала һәм бик зур хөрмәткә лаек.