Гаиләдә тугызынчы бала

2016 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

 Яңа елның 5 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы ЗАГС бүлегендә  күп балалы Ринат һәм Мария Булатовлар гаиләсендә тузызынчы  булып дөньяга килгән  ир баланы теркәү уздырылды. Хәзер гаиләдә дүрт кыз һәм , яңа туган Давидны да кушып, биш малай үсә. Яңа туган баланың әти-әнисен ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева котлады һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән котлау открыткасы тапшырды.

Шушы елның сентябрь аенда Булатовлар гаиләсе бергә тормыш коруларының 10 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International