Тәтеш муниципаль районында беренче сабый туды

2016 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

2016 нчы елның 2 январенда Гудковлар гаиләсендә ,быелгы елның беренче сабые, Александра исемле кызлары дөньяга аваз салды. 6 январь, больницадан чыгару көнендә бәхетле  ата-ана Ирина һәм Алексейны кызлары тууы белән туганнары һәм якыннары  гына котлап калмадылар. Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рамис Сафиуллов та әлеге гаиләне котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.Әлеге котлауга Тәтеш районы үзәк больницасының баш врачы Ринат Салаватуллин, ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова да кушылдылар һәм шулай ук  сабыйның ата-анасына беренче дәүләт документы – Россия һәм Татарстан Республикасы гражданины тууы турындагы таныклык тапшырды.Ирина һәм Алексей өчен бу икенче бала,гаиләдә Виолетта исемле кызлары үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International