Баулыда сугыш ветераны Гыймазетдин Ямалетдинов 90 яшен билгеләп үтте.
– Мин озын гомерле булдым, – ди ветеран. – Мине 1944нче ел башында Кызыл Армия сафларына алдылар. Район үзәгендә бер-ике ай уку курслары үткәрделәр, аннан соң Белоруссиягә 296нчы һава десанты полкына җибәрделәр. Могилёв дигән шәһәрдә алты ай хезмәтем үтте. Аннары Венгриядә сугыш кырларының иң кайнар нокталарына эләгергә туры килде. Без Чехословакиягә барып җиткәндә сугыш бетте.
Бүгенге көндә Гыймазетдин абый тормыш иптәше Хәкимә апа белән тормыш муллыгына, илләр тынычлыгына сөенеп гомер йомгагын сүтә.
Ветеранны юбилее көнендә тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин килде, ветеранга Россия президентының котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар