ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Алабуга муниципаль  районы башкарма комитеты ЗАГС  бүлегендә 2016 елның 100 баласы теркәлде. 

29 гыйнварь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Ямбулат авыл җирлегендә  Мельниковлар  гаиләсе  Иван улы  Александр  һәм  Семен  кызы Марияне  55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар. Бу парлар 55 ел бергə кулга кул тотынышып , гаилə учагын  кадерлəп саклап, бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп яши бирəлəр.Алар  ɵч бала  үстереп,аларга   югары белем бирəлəр. Хəзерге көндə бу  зур,тату  гаилə  бер- берсенə ярдəм итеп матур гына яши.

     Яңа башланган елның беренче гаилә коручы яшь парын, шушы елда беренче булып дөньяга аваз салган яңа туган сабыен тантаналы рәвештә теркәү һәм район җитәкчелеге тарафыннан котлау күптән инде күркәм традициягә әйләнде. Әлбәттә быелгысы ел да бу традиция дәвам иттерелде.

Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Сөләйманова Нуриәсма Миргалим кызына 2016 нчы елның 1 нче февралендә 95 яшь тулды. Нуриәсма апа үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган. Тормыш иптәше белән 11 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бугенге көндә 9 оныгы, 10 оныкчыгы шатлыклары белән яши.

       Нәкъ 1 февраль көнне районда яшәүче дүрт ветераныбыз үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны өйләрендә котларга, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшыру өчен район Советының аппарат җитәкчесе Эмиль Салют улы Ахметов килде.

2016 елның 1нче февралендә Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Мөслим авылында гомер итүче Исламова Миңнесәхия Закир кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Миңнесәхия ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

 

1 февраль көнне  Килдеш авылында яшәүче Чупарина Клавдия Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Гаврилович Курков һәм Килдеш авыл җирлеге Башлыгы Виктор Семенович Исаев  килделәр.Алар  җылы эчтәлекле котлаулар укыдылар, матур теләкләр теләп чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

2016 елның 1 нче февральдә никахлашу Сараеның төп залда кышкы каникуллардан соң  һәм Татарстан кадетлар корпусының Идел Буе федераль округы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге һәм 29 нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары  өчен «Гаилә гыйлеме» электив курс кысаларында беренче дәрес узды.

        Мясников Анатолий Петрович  һәм Мария Михайловна 30 гыйнварда алтын туйларын  билгеләп үттеләр. Мясниковлар Чернышевский совхозы эшчеләре. Анатолий Петрович алдынгы механизатор. Ул күп төрле грамоталар, Хезмәт Кызыл Байрагы  ордены белән бүләкләнгән.  Мария Михайловна алдынгы сыер савучысы.

 2016 елның 25нче гыйнварендә Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Түбән Табын авылында гомер итүче Харисова Гамилә Харис кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International