2016 елның 25нче гыйнварендә Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Түбән Табын авылында гомер итүче Харисова Гамилә Харис кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Гамилә ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.