Яңа башланган елның беренче гаилә коручы яшь парын, шушы елда беренче булып дөньяга аваз салган яңа туган сабыен тантаналы рәвештә теркәү һәм район җитәкчелеге тарафыннан котлау күптән инде күркәм традициягә әйләнде. Әлбәттә быелгысы ел да бу традиция дәвам иттерелде.
Евгений Валерий улы Меньшов белән Анастасия Валерий кызы Борисовалар гаризаларын алдан ук биреп беренче пар булып теркәлергә уйлаганнар. Евгений укуын тәмамлап кайткач та районда яшь белгеч булып бассейнда эшли, ә Анастасия бүгенге көндә укуын дәвам итә, инде тиздән ул да яшь белгеч булып районыбызга кайтырга җыена.
6 январь көнне район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә Юсупова Анна дөньяга килүен белдереп аваз сала. Яшь әти-әнинең көтеп алган беренче балалары – кызлары туды. Шушы шатлык баланы тантаналы теркәү белән икеләтә артты.
Шушы матур парны һәм дөньяга беренче булып аваз салган сабыйны ЗАГС бүлегендә район башлыгы Александр Валерьевич Шадриков чын күңелдән изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.