ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Азнакай музее өчен ЗАГС турында әзерләнгән мәгълүматлар, материаллар һәм 2015 елның нәтиҗәләре ЗАГС бүлегенең коллективы белән музей буенча экскурсия үткәрелгән чорда бирелде.

2016 елнын 3-нче февраль көнне, Атабай-Әнкәбә авылында туып-үскән, тыл һәм хезмәт ветераны,  Кәбирова Музафирә Кәбир кызының, 90-яшьлек юбилеен үткәрде. Юбилярны, даими рәвештә куршесе-хезмәт ветераны, куп балалы хатын-кыз, Давлетшина Гөлшат Нуртдин кызы карый. Музафирә әбине  юбилее  белән котлап Буа районы администрациясеннән Гайфуллин М.И., Исмагилова В.Р., ООО «Авангард»-тан: Гиматдинов Х.В., Исэк авыл жирлеге башлыгы Мохэммэтзянова З.Р., юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  

Бүген, 2016 елның 3 февралендә Буа муниципаль районнының Зур Кырлангы авыланда яшэүче Мәрзия Газизрахман кызы Мөдәррисова үзенең олы 100 яшьлек юбилеен  гаилә кочагында каршы алды.

Бу хатын-кыз Ленинград блокадасыннан исән-сау калган. Сугыштан соң тормыш иптәше белән шунда ук заводта эшләгән. Бер кыз бала табып, тәрбияләп, оныгын үстерергә булыша. Картайган көнендә, туган авылы Әгерҗегә кайтып, туганнарында яши.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

2 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Тарасовлар  гаиләсе  Степан улы  Геннадий  һәм  Макар  кызы Валентинаны  55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар.Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Нинди искиткеч, балалары һəм оныклары əти-əнилəренең бер-берсенə  эчкерсез булып,хɵрмəт итеп,яратып яшəүлəренə сокланалар.

2016 елның 2 февралендә Әгерҗе бала тудыру йортында танталы рәвештә мөселман гаиләсе - Гариевларга туу турында таныклык тапшырдылар. Кызларына бик матур чын татар исеме - Хәдичә исеме бирелде. Ул изге исем, чөнки Ислам динендә бөек хатын була, һәм Мөһәммәтнең беренче хатыны да шул исемдә була.

1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә Апас районы Акхуҗа авыл җирлегендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.

Аларның арасында 3 малай – Радмир, Абир, Михаил һәм 2 кыз – Валерия, Нургөл. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әниләрне сабыйлар тууы белән котлап гаилә бәхете, иминлек һәм гаилә учакларының җылысы беркайчанда кимемәвен теләделәр.

    2016 елның 2 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе белән берлектә быел беренче тапкыр тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы оештырылды.

2016 елның 2 февралендә Яр Чаллы шәһәре “Гали Акыш" исемендәге 84 нче лицей – интернатында укучы балалар очен Тантаналар сарае буенча экскурсия үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International