Югары Ослан муниципаль районында юбилярларны котлау

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Тарасовлар  гаиләсе  Степан улы  Геннадий  һәм  Макар  кызы Валентинаны  55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар.Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Нинди искиткеч, балалары һəм оныклары əти-əнилəренең бер-берсенə  эчкерсез булып,хɵрмəт итеп,яратып яшəүлəренə сокланалар.

 55 ел  бергә гомер иткән Тарсовларлар  гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова,ветераннар оешмасы рəисе Любовь Агеева, балалары,туганнары,якыннары җылы сүзләрен әйттелəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International