1 февральдән эш программасы-план буенча һәр авыл җирлегендә үткәнебез, тарихыбызга багышланып, күпләрне яшьлекләренә кире кайтаручы ретро-концертлар сезоны башланды. 2 февраль кичендә Апас районы Акхуҗа авыл җирлегендә аның иң беренчесен акхуҗалылар куйды. Зал шыгрым тулы, аягүрә тамаша кылучылар да күп иде.
Тамашачыларга бу көнне элек Карамасар авылы китапханәчесе булып эшләгән Сөмбелә Фәхертдинованың сәйлән калфаклар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзешчән шагыйрь һәм композитор, Шыгай авылынан Дамир Камалиев иҗат иткән “Туган авылым-Акхуҗа “ гимн-җырын һәркем яратып, баянчыга алкышлар яудырып тыңлады, кушылып җырлады. Башкаручыларның сәхнә киемнәре, сәхнә бизәлеше дә бик үзенчәлекле, зәвыклы иде, теләсә нинди гастроль оештырырга була мондый байлык белән!.
- Февраль-март айларында авыл сәхнәләрендә мөнәҗәтләр яңгыраячак, “ретро-концертлар”, “әкият кичләре” һәр авыл клубы сәхнәсендә үткәрелергә тиеш. Иң матур чыгышлар сайланып алып. район үзәгендә Гала-концерт оештыру дә планга кертелде,-диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафина. Тамашачы аңа да алкышларын жәлләмәде.