ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 29 гыйнварь көнендә туган Гафиева Элладаны тантаналы рәвештә чыгу оештырдылар. Шакирова Светлана – ЗАГС бүлегенең баш белгече, баланың ата-анасына, Азат белән Камиллага , “Туу турында таныклык” тапшырды. Аның котлауларына башка килгән туган- тумачалар да кушылды.

2015 елның сентябрь аенда муниципаль берәмлеге башкарма комитеты "Лениногорск муниципаль районы" ЗАГС бүлегендә Казан шәһәренең Балалар хосписы авыр чирләгән балалар өчен  акча җыю куб-накопитель билгеләнде.

 

8 гыйнвар 2016 ел Лениногорск шәһәрендә ЗАГС бүлегендә зарегистрировал беренче кыз бала Дарина исемендәге теркәү булды. 2 февраль көнне йөзенче бала утырышы теркәү булды. Бу Чулпан исемендәге кыз. Узган ел белән чагыштырганда, беренче бала теркәү 13 гыйнварда кыз Алисы иде, ә йөзенче – 4 февралендә малай Валерий.

     “Нократ”(Вятка) сайтында “Иң гашыйк пар” дип исемләнгән бәйге старт алды. Гашыйк парларның 100 дән артык фотолары килгән булган. 16 иң матур фотографияне Автосуши “Ням” хезмәткәре сайлап алды һәм  аларга бәйгедә катнашырга рөхсәт куелды. Тавыш бирү 13 февральга кадәр узачак.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

   2016 нчы елнын 3 нче февраль  көнендә "Саба дулкыннары" радиосында Саба муниципаль районы башкарма  комитетының  ЗАГС булеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова  чыгыш ясады. Ул радио тыңлаучыларны ЗАГС бүлегенең 2015 нче елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.

Тәрәзә төпләрендә кып-кызыл булып чәчәктә утыручы гөлле йортта Апасның акъәбие Минҗиһан әби Җәләлова яши. Аңа  2нче февральдә 90 яшь тулды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды.Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов та изге теләкләрен җиткерде. Минҗиһан әби дә күрсәтелгән игътирам һәм ихтибарга олы рәхмәтен ирештерде.

Зәйнәп апа Иске Юраш авылыннан. 7 класс белем алгач, Бөек Ватан сугышы башлана. “Җәен яшел кырда, кышын урманда эшләдем”, - ди ул. Яшүсмер кызларга өлкәннәр белән беррәттән урман кисүдә катнашырга туры килә, шулай итеп җиңүгә өлеш кертә. Аңа яхшы кәеф, саулык телибез.

   2016 елның гыйнвар аенда Яшел Үзән районында 127 бала теркәлгән, алар арасында 57се - малай һәм 70е - кыз. Яшел Үзән халкының үзләренең яңа туган балаларына кушкан исемнәр арасында иң популяры: Тимур, Артем, Даниил, Илья, Милана, Айзилә, Софья, Амалия. Иң сирәк исемнәр: Дарий, Ефим, Радель, Герман, Агата, Айза, Амелия, Илүсә.

Ул  2016 нче елның 27 январендә туган Давыдов Роман Герман улы. Роман әтисе Герман Владимир улының һәм әнисе Карина Ринат кызының беренче баласы. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә Романның әтисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

Актаныш районы Татар Ямалы авылы тыл ветераны Ибрахимова Сания Ибрахим кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International