Мамадышта “Иң гашыйк пар” дип исемләнгән бәйге старт алды

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

     “Нократ”(Вятка) сайтында “Иң гашыйк пар” дип исемләнгән бәйге старт алды. Гашыйк парларның 100 дән артык фотолары килгән булган. 16 иң матур фотографияне Автосуши “Ням” хезмәткәре сайлап алды һәм  аларга бәйгедә катнашырга рөхсәт куелды. Тавыш бирү 13 февральга кадәр узачак.

     Истәлекле көнгә бүләкне даими иганәче Автосуши “Ням” ясый. Җиңүчеләргә ул өч 1500, 1000 һәм 500 сумлык сертификат әзерләп куйган. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре 14 февраль көнне билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International