ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2016 ел
җомга

«Ә исеме аның – Татьяна...»  - Шушы бер юлдан да нинди әсәр турында сүз барганын аңларга була. А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» романыннан алынган юллар бу.

2016 елның 3 феврале көнне, Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә матур, кызыклы һәм үзенчәлекле пар – Евгений белән Татьяна үз никахларын рәсмиләштерде.

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 457 сабый теркәлде: 227 малай һәм 230 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4740 грамм.  Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.

Ел башлану белән районыбызның барлык авыл җирлекләрендә халык җыелышлары уза. Чираттагысы, районыбыз башлыгы Илхам Госман улы Валеев җитәкчелегендә, Балык Бистәсе район мәдәният йортында узды.

Җыенда шулай ук оешма җитәкчеләре һәм балыкбистәлеләр катнашты.

Быел ул 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Әтисе үлгәч ул күп балалы йортта әнисенә ярдәмче булып кала. Сугыш чорларында аңа ир эшләрен үзләшетергә туры килә: электрчы, эретеп ябыштыручы, арматурщик. Ирләр белән бер тигез язларын тракторга утырып чәчүгә чыга иде, ә көзләрен комбайнга  утыра  иде.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Сессиядә Лаеш муниципаль районының башлыгы  Михаил Афанасьев, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. Сессия тәмамланганда шулай ук озак еллар бергә гомер кичергән гаилә парларын билгеләп үттеләр.  Болар 55 ел бергә бәхетле гомер кичергән Филиннар гаиләсе Александр Васильевич һәм Анастасия Андреевна. 50 ел бергә гомер кичергән 3 гаилә: Горшковлар гаиләсе – Юрий Борисович белән Зоя Викторовна, Коломиннар гаиләсе – Александр Ильич белән Валентина Александровна, Киселевлар гаиләсе – Александр Степанович белән Гөлҗиһан Арифулловна. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырылды.

4 февральдә 15 бәхетле ана Пенсия белән тәэмин итү идарәсе баш белгече А.Н. Курылева һәм ЗАГС бүлеге баш белгече Е.В.Семенова кулыннан ана капиталы таныклыгы кабул иттеләр. Бу тантана, гадәттәгечә, ЗАГСның тантаналар залында уздырылды.

1 нче гыйнвардан алып 31 гыйнварга кадәр шәһәрдә 1728 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Узган айда җиде бала тудыру йортларында 1269 бала рәсмиләштерелгән. Алар арасында: 323 – 1нче бала тудыру йортында, 238 – ДРКБда.

       Менə инде 55 ел Захаровлар гаилəсе  Федор улы Александр һəм  Павел кызы Екатерина  кулны кулга тотышып  гомер юлы сукмагыннан бергə атлыйлар. 1961елның 4 февралендə алар үз гаилəлəрен коралар. 55 ел бергə яшəү дəверендə бу бəхетле парлар хɵрмəткə лаек һəм яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Ир белəн хатын бергə үткəн тормыш юлларын бик зур байлык дип саныйлар,бу акча белəн исəплəнгəн байлык түгел.Бу парлар чын мəгнəсендə алтын кешелəр.Алар юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп, үзләренең мәхәббәтләренə бүгенгəчə тугры булыт калалар.

Бу бәйгедә күркәм Шәрәфиевлар, Фатыйховлар, Газыймовлар, Нәкыйповлар династияләре катнашты. Нәкыйповлар нәселе -Укытучы. Бу сүздә күпме хөрмәт, күпме җылылык, күпме ихтирам. Укытучылар нәселенең гомуми педагогик стажы - 520 ел. 4 буыннан торган династиядә 21 педагог. Тәҗрибәләре буыннан-буынга күчә торган әлеге нәселнең биографиясе бер җөмләгә сыя “гомер буе мәктәптә”. Алар үзләренең эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә “күз өстендә каш” булырга тырышканнар.

Актаныш муниципаль районында «Учак» дип исемләнгән  яшь  гаилә  мәктәбенең “Күңелем җылысы гаилә бизәге” дигән темага чираттагы түгәрәге үтте. Әлеге түгәрәккә бу юлы бәйләм серләренә өйрәнергә теләүче яшь киленнәр, кызлар җыелган иде. Алар бу көнне бәйләргә өйрәнү белән беррәттән, гаиләдә ничек итеп  күнел җылысы булдыру,  гаилә учагын саклап калу серләренә дә төшенделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International